Саба районының Олы Шыңар авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2026 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Саба районының Олы Шыңар авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Мондый күчмә кабул итүләрнең төп максаты-гражданнар мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү һәм авыл җирлеге территориясендә өстенлек итә торган аеруча проблемалы мәсьәләләрне ачыклау. Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр, кулланучылар хокукларын яклау турында законнар булдыру тарихы, финанс белеме турында аңлатылды. Чара барышында буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар тиешле сыйфатлы товарны алмаштырганда кулланучы хокукларына, техник яктан катлаулы товарларны кайтару срокларына кагылышлы мәсьәләләргә кагылдылар һәм түләнгән товарны китерү срогын бозган очракта сатучыга нинди нәтиҗәләр булачагын ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International