2026 елның 15 гыйнварында Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә ялгыз җырлау классы укытучысы Дәүлиева Г.Р. вокал классынын 1-4 класс укучылары белән татар композиторы Нәҗип Җиһановның 115 еллыгына багышланган “Ул дөньяга татар музыкасын танытты» исемле лекция-әңгәмә үткәрде, күренекле даһинын биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Сиреньнэр хуш исләр тарата» җырын бик теләп башкардылар.
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Уральскида туган. Аның шәхес масштабы таң калдыра: композитор, педагог, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе; татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, татар симфонизмына нигез салучы; 8 опера, 3 балет, 16 симфония, инструменталь һәм вокаль музыка авторы.
Җиһанов – СССРның һәм Татарстанның халык артисты, профессор, Социалистик Хезмәт Герое, Сталин һәм Дәүләт премияләре лауреаты, и. Г. Тукай. СССР һәм РСФСР Композиторлар берлекләре идарәсенә керә.