ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеена  социаль хезмәтләрдән файдаланучы өчен экскурсия оештырдылар. Музейда булып, алар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Республикабызга янәшә күп кенә өлкәләрдә йорт кошларында үтә йогышлы кош гриппы килеп чыгып тора, кеше янәшәсендә яши торган кошлар – каргалар, су кошлары да чирли. Һәм дә инде, Төньяктан күчмә кошлар үтүе сәбәпле Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсе кисәтү хәбәре җиткерергә мәҗбүр:

Завод-Нырты авылында яңа күпфункцияле үзәк төзелә башлады

 

Тэги: окс ОКС

30 октябрь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире, "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең Шәмәрдән филиалы белгече Л.А. Свищева белән берлектә, укучылар өчен «Бантик» брелогы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара вакытында балалар мәрҗәннәр һәм җепләрдән төрлетөстәге брелоклар ясадылар. Мастер-класс бик уңайлы һәм күңелле шартларда узды. Бу иҗади очрашу балаларыбызга тиешле белем бирде, киләчәк иҗатка рухландырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

31
октябрь, 2025 ел
җомга

"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" төбәк программасы буенча Иштуган тимер тюл разъезды бистәсендә заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзү эшләре төгәлләнде. Яңа ФАПта диагностик тикшеренүләр үткәрү, ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм башка төр медицина процедураларын башкару өчен кирәкле җайланмалар бар. Бу күрсәтелә торган хезмәтләр дәрәҗәсен сизелерлек арттырачак һәм бистәдә яшәүчеләр өчен медицина ярдәме алу мөмкинлеген яхшыртачак.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Иштуган авыл җирлегендә барлык уңайлыклары да каралган чираттагы аренда йорты файдалануга тапшырылды. Төзелеш эшләрен ҖЧҖ «Кристалл» алып барды.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

Түбән Шытсу төп мәктәбенең китапханәсендә чара үткәрелде. Мәктәп китапханәсе көне уңаеннан балалар яңа китаплар белән таныштылар. Китап, укучы өчен иң яхшы тәрбия чарасы булып тора. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәктәп яны лагерына йөрүче балалар, Югары Шытсу авылында урнашкан сөтчелек комплексына, экскурсиягә килделәр. Хезмәткәрләр балаларны төп эшләр белән таныштырдылар. Авыл хуҗалыгы тармагы зур тырышлык, җаваплылык таләп итә торган тармак.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Түбән Шытсу мәдәният йортында мозаика җыю буенча мастер класс үткәрелде. Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар әлеге чарада актив катнаштылар. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

Бүген, 31 октябрьдә, башкалабыз Казанда, «Игелекле Татарстан» премиясенең икенче этабына чыккан организациялар презентацияларын якладылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International