ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр җыю

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

«Бала һөнәр» проекты кысаларында Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбе укучылары түбәндәге станцияләрдә булдылар: «Почта России», «Саба таңнары" редакциясе, « Саба дулкыннары»ТРК. Журналист, тавыш операторы, режиссер һөнәрләре белән таныштылар.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Бүген, 26 мартта, Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Җырлап-биеп, уйнап – көлеп язны каршылыйк» исеме астында, татар милли бәйрәме «Нәүрүз» булып узды. Нәүрүз– язгы көн белән төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормыш тантанасы, юмарт уңыш елына өмет багълаган чор. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм изгелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.

Тэги: Мәдәният бүлеге

2024 елның 26 март  18.00 сәгатьтән 27 март 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

27 мартта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә көтелә:

- тәүлеккә 15-30 мм күләмендә яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә көчле явым-төшемнәр;

- 18-23 м/с тизлек белән көчле төньяк җиле ;

- көнбатыш районнарда буран;

- явым-төшемнәрдә һәм бураннарда күз күременең 500-1000 метрга кадәр начарлануы;

- аерым районнарда бозлавык;

- юлларда көчле бозлавык, тайгак, кар боткасы, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Иштуган авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау. (Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасының 7 нче филиалы). Әлеге объект буенча подряд оешмасы итеп "ПМК №159" ҖЧҖ билгеләнгән.

Тэги: окс ОКС

2024 елның 26 март көнне 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

26 март көндез урыны белән Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында томан сакланачак, күз күреме 500 метр.

Мәҗлес башланганчы Лесхоз мәчетендә авыл имамы Әхмәд хәзрәт Сафин Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде,  махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз өчен һәм  соңгы көннәрдә Мәскәүдә булган канлы вакыйгаларның корбаннарын искә алып дога кылынды, ил-көннәр өчен иминлек, тынычлык сорап, куллар изге догага күтәрелде. Күмәкләшеп авыз ачкач һәм ахшам намазы укылганнан соң, җәмәгать ашханәгә ифтар мәҗлесенә юнәлде. Мәҗлесне дини җырлар авторы, Тататарстанның атказанган артисты Ильяс Халиковның чыгышы бизәде, Әхмәд хәзрәт Коръән аятьләре укыды. Соңыннан авылдашлары Рифкать Нургали улына, тормыш иптәше Рәйсә ханымга шундый саваплы мәҗлес үткәргәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«Саба урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре Саба муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә Халыкара урманнар көненә багышланган дәресләр үткәргәннәр.

Сабабаш кишәрлеге урманчысы Айрат Гайнетдинов «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ, «Юлбат урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ һәм «Олы Арташ урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ уку йортларында булган. Очрашу барышында ул укучыларга урманнар, аларның иң мөһим яклаучылары, су саклау, икътисадый һәм социаль функцияләре, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләре турында сөйләде.

Шулай ук Айрат Гайнетдинов ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлегенә дә тукталган. «Үзәктә ел саен ябык тамыр системасы белән 12 миллион чәчелгән үсенте үстерелә, аннары алар республиканың барлык районнарында утыртыла, – дип билгеләп үткән ул. – Утыртканнан соң урманчылар тарафыннан агротехника һәм урманчылык буенча берничә тәрбияви чара үткәрелә».

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегендә иң өлкән сайлаучы Мифтахова Бибинәфисәгә 96 яшь.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International