Бүген, 26 мартта, Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Җырлап-биеп, уйнап – көлеп язны каршылыйк» исеме астында, татар милли бәйрәме «Нәүрүз» булып узды. Нәүрүз– язгы көн белән төн тигезлеге, табигатьнең яңадан торгызылуы, тормыш тантанасы, юмарт уңыш елына өмет багълаган чор. "Нәүрүз бәйрәме" - тынычлык һәм изгелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын.
Бу бәйрәмгә кызыклы программа әзерләнде. Кунакка Яз бәйрәме хуҗабикәсе Нәүрүз чакырылган иде. Ләкин хуҗабикә урынына Кыш бабай килде. Кыш бабай Нәүрүзнең үз хокукларына керүен теләми һәм алар үзара ярышалар, нәтиҗәдә Кыш Бабай Нәүрүзгә үз урынын бирде. Чарада катнашучылар бергә биеделәр, халык уеннары уйнадылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм искиткеч кәеф тудырды. Бәйрәмнең ахырында бар кунаклар да “Карга боткасы”ннан авыз иттеләр.
Барыгызны да Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Тормыштагы кайгы, борчылу, авырулар китсен, ә аларның урынын шатлык, бәхет, сәламәтлек, хөрмәт һәм йөрәгегезгә кадерле кешеләрнең мәхәббәте алсын.