19-26 мартта Төркиянең Анталья шәһәрендә Трисом уеннары узды, анда дөньяның 19 иле катнашты. Өстәл теннисында 9 илдән спортчылар көрәште, бу Россия, Франция, Мисыр, Кытай, Бразилия, Аргентина, Португалия, Бөекбритания, Төркия. Өстәл теннисы уеннарында безнең ил исеменнән спорт җыелма командасы әгъзалары ЛИН Ләйсән Зарипова һәм Дарья Николаенко чыгыш ясады. Ләйсән команда разрядында Даша Николаенко белән, катнаш разрядта Португал Жоао Солидад белән һәм шәхси разрядта өч көмеш медаль яулый. Көрәш бик җитди булды. Бик яхшы чыгыш ясадык. Әгәр дә алдагы чемпионатларда һәм уеннарда пьедестал французлар тарафыннан биләнгән булса, бу юлы без аларны тагын да артка этәрдек. Финалга чыгу өчен Ләйсән мисырлы белән каты көрәш алып бара, аны 3:1 исәбе белән җиңеп, финалга үтә. Финалда бик яхшы уен күрсәтте, бераз гына җитмәсә дә, һәр партиядә 2 очкога гына җиңелгәннән соң, лаеклы уйнады (9:11, 9:11, 9:11) уеннар Трисом уеннарының Ютуб каналында туры эфирда трансляцияләнә. Барлык тренерларыбызга зур рәхмәт. Күп тәҗрибә тупладык, ә алтын өчен без һичшиксез кире кайтачакбыз, гәрчә ярышларда нинди урын алуың мөһим булмаса да, беренче, икенче, яки унынчы, үз 👍 🙌урынынны алу мөһим булса да, без барысын да эшләдек, Аллага шокер 🙏 🙏 🙏
Ләйсәнне зур уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БДБ) инициативасы буенча Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта уздырыла.
Әлеге чараны үткәрүдән максат халыкны әлеге авыру һәм профилактика чаралары, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау турында мәгълүмат бирү булып тора.
Табиб-нарколог И.Г. Мортазин "Наркотиклардан баш тарту атналыгы турында".
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасының Саба муниципаль районы Башкарма комитеты ««2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын табу лимитын раслау турында " Татарстан Республикасы Раиса Указы проекты» дәүләти экологик экспертиза объекты буенча планлаштырылган (билгеләнгән) хуҗалык эшчәнлегенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүнең беренчел материаллары турында җәмәгатьчелек фикер алышулары башлануы турында хәбәр итәләр. 2024 елның 1 августынан 2025 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә болан, Себер кыр кәҗәсе, затлы болан, таплы болан, селәүсен һәм бурсыкларны тоту лимиты һәм квоталары турында хәбәр ителә.
Төбәк авылы мәчетендә Шәяхмәтовлар гаиләсе, Гаилә елына карата, гаиләләр өчен ифтар мәҗлесе оештырды.
"Саба" ҖЧҖ җитәкчелеге Олы Кибәче авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе оештырды.
Төбәк авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән кулдан токмач кисү оештырдылар. Бу гуманитар ярдәмне авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин Сабадагы штабка илтеп тапшырды.