ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2024 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлеге белгечләре тарафыннан узган ел нәтиҗәләре буенча һәр заказчыга кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан сатып алулар күләме турында хисап төзү өчен мәгълүмат җыю бара, ул агымдагы елның 1 апреленә кадәр Бердәм мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиеш.

Олы Шыңар авыл җирлегендә барлык суүткәргеч торбаларны һәм канауларны  чистарту, су басу куркынычы зонасындагы территорияләрне һәм ишегалларын карап чыгу үткәрелде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Иркутскта узган ветераннар арасында үткәрелүче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында 3 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Су басу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин, ләкин яз көне кар катламының эрүе белән көчәя, ул күпкә зуррак тискәре нәтиҗәләргә китерергә сәләтле. Курсабаш авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, “Сезон ябылу”га багышланган чаңгы ярышында өченче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге
28 нче мартта безнең балалар интернат-йортына «Кукмара аграр көллияте» студентлары килде. Тәрбияләнүчеләр өчен музыкаль уеннар үткәрделәр, шулай ук төрле рәсемнәрне бергәләп ясадылар. Үз чиратында безнең балалар кунакларны үзләренең концерт номерлары белән гаҗәпләндерде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

Торак-коммуналь хуҗалыкның яңа мобиль "Дәүләт хезмәте. Йорт" кушымтасы чыкканлыгы турында хәбәр итәбез. Ул смартфон аша ТКХ мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Кушымтада сез булдыра аласыз:

- Күрсәтмәләр бирергә һәм чыгымнарның тарихын бер урында күзәтергә

- Идарәче оешмага гаризалар җибәрергә һәм оператив рәвештә җавап алырга

- ТКУ өчен счетларны карау һәм түләү

- Юридик яктан әһәмиятле гомумйорт җыелышларында онлайн катнашу

- Идарәче оешмадан яңалыклар алу

- Капиталь ремонт эшләре графигын һәм идарәче оешмаларның хисапларын контрольдә тоту

- Барлык хезмәтләрне идарәче оешма күрсәтәме - юкмы икәнен тикшерергә.

Ссылка для скачивания мобильного приложения:

https://redirect.appmetrica.yandex.com/serve/315953704714916676

28 мартта Саба гимназиясе базасында ел саен үткәрелә торган яшь педагогларның методик идеяләре район фестивале узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

28 мартта Балалар белән Теләче авылындагы «Батыр» боз сараенда булдык. Сарай хезмәткәрләре, матур елмаеп һәм яхшы сүзләр әйтеп, балаларыбызны каршы алдылар һәм аларны бинаның төп боз аренасына озаттылар. Балалар боз өстендә рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр!

Тэги: ОСЗ Тургай

     27 мартта безнең тәрбияләнүчеләр Теләче районында урнашкан "Дулкын" бассейнында булдылар.

Балалар өчен мондый сәяхәтләр һәрвакыт зур шатлык. Безне игелекле бассейн хезмәткәрләре каршы алды, инструктаж үткәрде, киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре күрсәтте. Аларга зур рәхмәт!

Йөзү - бөтен организмга бик файдалы булган матур спорт төре. Ул сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, сыгылмалылыкны үстерә, эшчәнлекне арттыра.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International