Яшь педагогларның методик идеяләре фестивале

2024 елның 29 марты, җомга

28 мартта Саба гимназиясе базасында ел саен үткәрелә торган яшь педагогларның методик идеяләре район фестивале узды. Әлеге чараның максатлары булып педагогик тәҗрибә белән уртаклашу, педагогик практиканың иң яхшы идеяләрен тарату һәм иң уңышлы, креатив укытучыларны ачыклау тора. Чарада 5 елга кадәр эш тәҗрибәсе булган 51 яшь педагог катнашты. Кызыклы педагогик табышлар, нәтиҗәле ысуллар һәм мастер-класслар, укыту алымнары - болар барысы да фестивальдә катнашучыларның һәм жюри әгъзаларының игътибарына һәм югары бәясенә лаек булды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар профсоюз оешмасыннан бүләкләргә, мәгариф идарәсеннән  грамота  һәм катнашучы сертификатларына ия  булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International