ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2024 ел
шимбә

2024 елның 30 март  15.00 сәгатьтән 31 март 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

2024 елның 30 мартында көннең икенче яртысында һәм кичендә, 31 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 500 метр һәм аннан да азрак күрү начарлануы белән томан көтелә.

28 нче март көнне Шәмәрдән мәдәният йортында балалар өчен «Герои нашего времени» дигән белем бирү программасы оештырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

2024 елның 29 мартында "Сообщи, где торгуют смертью" Гомумроссия наркотикларга каршы акциясе кысаларында «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр өчен Наркотиклар һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау буенча аңлату әңгәмәләре үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Бу көннәрдә Финанс – бюджет палатасында квартал отчетларын тапшырырга әзерлек бара. Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хисап бүлегендә, шулай ук финанс булмаган активларны исәпкә алу, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча исәп-хисаплар бүлегендә бухгалтерлар тарафыннан квартал отчетларын вакытында тапшыру буенча кызу эш алып барыла.


29
март, 2024 ел
җомга

Бүген Эзмә гомумбелем урта мәктәбенең  8 А, 8 Б сыйныф укучылары Боз сараенда экскурсиядә булдылар. Әлеге экскурсия укучыларда уңай кичерешләр булдырды, аларны берләштерде, ә иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка тартты.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

25 март  көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  яңа китапларга күзәтү үткәрде

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

   Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды тарафыннан 2024 елның 1-30 апрелендә «Марафон доверия.2024»  бөтенроссия онлайн-акциясен үткәрү планлаштырыла.

 28 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Көнчыгыш дөньясының күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган иң якты һәм борынгы бәйрәмнәрнең берсе Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.Катнашучылар үзләре үк  биюләр, җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Күңелле уеннар, конкурслар, викториналар уздырылды. Барысы бергә милли җырлар җырладылар һәм милли ризыклар белән сыйландылар. Чара кысаларында укучылар төрле илләрдә Нәүрүзнең ничек билгеләп үтелүе, нинди гореф-гадәтләр һәм традицияләр булуы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Балалар язгы каникулларның тагын бер көнен күңелле һәм файдалы үткәрделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар урта мәктәбе коллективы Кече Шыңар авылы мәчетендә ифтар оештырды. Ифтарга укытучылар, пенсионерлар, укучылар, әлеге мәктәп хезмәткәрләре чакырылган иде -  70ләп кеше җыелды. Ифтар алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Рафил хәзрәт тыңлаучыларга ислам диненең асылын аңлатты, кешелек җәмгыятендә аларның намуслылыгын, гаделлеген, игелеген һәм үз – үзләрен тотышын катгый үтәргә чакырды. Шулай ук Сатыш мәчетенең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәтнең үтемле  вәгазьләрен тыңладылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International