Язгы каникуллар вакытында үткәрелгән чара

2024 елның 29 марты, җомга

 28 мартта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Көнчыгыш дөньясының күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган иң якты һәм борынгы бәйрәмнәрнең берсе Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.Катнашучылар үзләре үк  биюләр, җырлар, шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Күңелле уеннар, конкурслар, викториналар уздырылды. Барысы бергә милли җырлар җырладылар һәм милли ризыклар белән сыйландылар. Чара кысаларында укучылар төрле илләрдә Нәүрүзнең ничек билгеләп үтелүе, нинди гореф-гадәтләр һәм традицияләр булуы турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Балалар язгы каникулларның тагын бер көнен күңелле һәм файдалы үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International