«Саба-Арена» да 25-31 март көннәрендә (Язгы каникуллар чорында) Казан шәһәре өстәл теннисы бүлегенең һәм Саба муниципаль районы теннисчыларының уртак уку-күнекмә чарасы узды. 31 мартта Казан, Арча, Лаеш районнары вәкилләре һәм, әлбәттә, Саба халкы катнашында традицион якшәмбе лигасы узды. Турнирның җиңүчесе булып «Фортуна» дуэты Николай Фролов-Семен Совин танылды. «Юниор»- Артур Шәрәфиев-Тимур Усманов дуэты икенче урында. «Казан» дуэты -Артем Криушкин - Дамир Сафин өченче урында. Казан шәһәре вәкилләре. Турнир җиңүчеләре 2024 елгы Россия чемпионы Саади Исмаилов- чемпион җилкәсеннән футболкалар, призерлары туган көннәрнең татлы призлары белән бүләкләнде.
Югары Симет авыл җирлегендә авылга су төшә торган басуда ерганаклар , авыл эчендә су юллары ачылды. Эшне “Симет” җәмгыяте башкарды.
Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, авылның яшь һәм үсеп килүче буыны өчен наркоманияне профилактикалау буенча әңгәмә уздырылды.
Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары укучылар өчен шәм ясау буенча мастер-класс үткәрелде, алар шәмнәрне җыярга һәм бизәргә өйрәнделәр. Чара ахырында укучылар китапханәдәге матбугат белән таныштылар.
30 мартта Туктар авыл клубы мөдире, китапханә мөдире белән берлектә, Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.
"Гаилә елы" программасы кысаларында 29 мартта Өч Нарат авыл клубында авыл халкы өчен "Нәүрүз бәйрәме" бәйрәм программасы әзерләнде.
Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр җыю
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
30 март көнне Эзмә мәдәният йортында, Өтернәс авыл клубы, Пукаль китапханәсе белән берлектә, "Рәхим ит, Нәүрүз!" дип исемләнгән милли бәйрәм үткәрелде.
29 март көнне 6 нчы сыйныф укучылары Кукмара шәһәренә экскурсиягә бардылар.