29 март көнне 6 нчы сыйныф укучылары Кукмара шәһәренә экскурсиягә бардылар.

2024 елның 30 марты, шимбә

29 март көнне 6 нчы сыйныф укучылары Кукмара шәһәренә экскурсиягә бардылар. Башта китапханәдә кунак булдылар. Анда китапханәчеләр аларны бина һәм  китапханәнең эшчәнлеге белән таныштырдылар, "Юл йөрү кагыйдәләре" дигән чара үткәрделәр. Киләсе тукталыш - лимонад җитештерү цехы. Укучылар анда лимонадның кибет киштәләренә килгәнче нинди юллар үтүен күрделәр. Кукмара шәһәренең кино залында тирән мәгънәле фильм карау бәхетенә ирештеләр. Ахырдан "Олимп" боз сараенда рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Әлеге сәяхәттән укучылар ял итеп, бик күп файдалы мәгълүмат җыеп, яңа уку чирегенә көч туплап кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International