Өстәл теннисы буенча лига һәм уку-күнекмә чарасы

2024 елның 1 апреле, дүшәмбе

«Саба-Арена» да 25-31 март көннәрендә (Язгы каникуллар чорында) Казан шәһәре өстәл теннисы бүлегенең һәм Саба муниципаль районы теннисчыларының уртак уку-күнекмә чарасы узды. 31 мартта Казан, Арча, Лаеш районнары вәкилләре һәм, әлбәттә, Саба халкы катнашында традицион якшәмбе лигасы узды. Турнирның җиңүчесе булып «Фортуна» дуэты Николай Фролов-Семен Совин танылды. «Юниор»- Артур Шәрәфиев-Тимур Усманов дуэты икенче урында. «Казан» дуэты -Артем Криушкин - Дамир Сафин өченче урында. Казан шәһәре вәкилләре. Турнир җиңүчеләре 2024 елгы Россия чемпионы Саади Исмаилов- чемпион җилкәсеннән футболкалар, призерлары туган көннәрнең татлы призлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International