30 мартта Туктар авыл клубы мөдире, китапханә мөдире белән берлектә, Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм татар халкының милли мәдәнияте һәм гореф-гадәтләрен саклау, татар халык уеннары белән танышу максатыннан үткәрелде. Клуб каршында өлкәннәр һәм яшьләр бәйрәм хуҗабикәсе Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да «Карга боткасы»ннан, кайнар чәй белән коймактан авыз иттеләр. Кунаклар уеннарда актив катнаштылар, үзара ярыштылар. Бәйрәмгә килгән халык төрледән-төрле бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге чара катнашучыларга күңел күтәренкелеге һәм искиткеч кәеф бүләк итте.