Район хуҗалыкларында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга прицепларны техник карау дәвам итә
Эзмә жирлегендәге Зур ифтарда гаиләләре белән ураза тотучылар чакырылып хөрмәтләнде.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2024 елның 5 апреле 18.00 сәгатьтән 6 апрель 09.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
5 апрель кичендә, 6 апрель төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән
- төньяк-көнчыгыш җилнең 15 м/с кадәр көчәйүе ;
- юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә.
4 нче апрельдә ҖЧ “Игенче” җәмгыте ашханәсендә , төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан йөздән артык ветеран һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар катнашында Ифтар мәҗлесе уздырылды. Мәҗлестә Мөдәрис хәзрәт Гыймранов катнашып, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.
2024 елның 4 апрелендә, "Яшьлек" яшьләр үзәге каршында эшләп килүче “Яшь әниләр” клубы активистларының, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елына багышланган тематик очрашуы булып узды.
3 апрель көнне Саба гимназиясе базасында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «ЮниорПрофи» чемпионаты кысаларында "Башлангыч сыйныфлар укытучысы" компетенциясе буенча 29 укучы көч сынашты.
Төбәк авылы мәчетендә Ифтар ашы уздырылды. Ифтарда катнашучылар Имам Илсур хәзрәтнең эчтәлекле вәгазьләрен, Коръән сүрәләрен тыңладылар. Бергәләшеп Ахшам намазы укыдылар, соңыннан тәм-томнар белән сыйландылар.