4 апрельдә Саба мәктәбе базасында «Юниорпрофи» мәктәп укучылары арасында «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча 27 укучы көч сынашты.
Татарстанда «Аек нокта» республика проекты үз эшен дәвам итә. Ул әти-әниләрен алкоголизмнан дәвалауга, аларның психологик сәламәтлеген яхшыртуга, эшкә урнаштыруга юнәлтелгән - барысы да аларның балалары гаиләдә үсә алсын һәм приютларга китмәсен өчен.
2024 елның 29-31 март көннәрендә Казан шәһәренең Мирный бистәсендә 2009-2012 нчы елларда туган егетләр һәм кызлар арасында биатлон буенча ярышлар узды.
Олы Нырта мәдәният йортында Рамазан аена багышланган "Иман нуры иңсен күңелләргә" ифтар ашы уздырылды. Абыстай мөселман гаиләсендә үзара аңлашуның мөһимлеге, Аллаһы алдындагы бурычларыбыз турында сөйләде. Шулай ук ул әхлак, рухи чистарту, мөселман тәгълиматларын дөрес аңлау мәсьәләләренә кагылды һәм традицион кыйммәтләр турында сөйләде, залда җыелган барлык мөселманнарны тормышта күбрәк игелек һәм матурлык күрергә, булганнары белән канәгать булырга өйрәнергә чакырды.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Саба ягы-нурлы як» экскурсиясен оештырдылар. Без Явлаштау авылында «Чәйнекләрдә авыл тарихы» музеенда булдык. Мишәбаш мәдәният йортында танып белү мультикларын карадык. Безнең юл искиткеч кыңгыраулар музеена дәвам итте, анда төрле кыңгыраулар, барабаннар, ботало һәм чиркәү кыңгыраулары коллекциясе тәкъдим ителә, аларның һәрберсенең үз яңгырашы бар.
Шəмəрдəн лицееның 8 нче Б сыйныфы укучысы - Хаҗиев Самат - Казан федераль университеты оештырган XV Халыкара "Төрки лингвокультурология: проблемалар һəм перспективалар" фəнни- практик конференциясендə катнашты.
Шәмәрдән авыл җирлегендә язгы ташкынга әзерлек максатларында су үткәрү торбаларын чистарту, канауларны ачу эшләре дәвам итә.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән
Сәламәт туклануның 11 кагыйдәсе
COVID-19 пандемиясе күрсәткәнчә, һәр яшьтәге кеше өчен абсолют кыйммәт– сәламәтлек тора һәм аны саклау өчен гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
– начар гадәтләрдән баш тарту;
– дөрес туклану: түбәндә сәламәт диетаның 11 кагыйдәсе китерелгән;
– физик яктан актив булу;
– үз авырлыгыңны контрольдә тоту;
– стресслы ситуацияләрдән саклану;
– көн режимын үтәү, ял итүгә һәм сәламәт йокыга тәүлегенә кимендә 8 сәгать бүлеп бирү;
– МӨҺИМ! Елына бер тапкыр профилактик медицина тикшерүе яки яшәү урыны буенча поликлиникада диспансеризация узарга, сәламәтлек начарланган очракта медицина ярдәме сорап, тиз арада ук мөрәҗәгать итәргә.
Сәламәт яшәү рәвеше темасын алга чыгару атналыгы кысаларында Йосыф-Алан ФАП фельдшеры Гөлназ Рафат кызы Хаиева "Сәламәтлеккә - әйе әйт!" дигән темага Ромашка балалар бакчасында әңгәмә үткәрде.