Сәламәт яшәү рәвеше темасын алга чыгару атналыгы кысаларында Йосыф-Алан ФАП фельдшеры Гөлназ Рафат кызы Хаиева "Сәламәтлеккә - әйе әйт!" дигән темага Ромашка балалар бакчасында әңгәмә үткәрде.
Фельдшер уен формасында балалар белән кечкенәдән үк сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үзендә ихтыяр көче һәм үзсүзлелек тәрбияләү, киртәләрне җиңеп чыгу, җиңү һәм җиңелү; яшьтәшенә ярдәм итү теләге турында уртаклашты.