2024 елның 1 кварталында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә
10 апрель Россия Почтасының төбәктәге барлык почта бүлекчәләре өчен ял көне булачак.
9 апрельдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
6 апрельдә Саба муниципаль районы мәктәпләрендә "Флешмоб көне" үткәрелде
Саба урта мәктәбенең 5 "Б" сыйныф укучылары өчен Саба район китапханәсе бүгенге датада билгеләп үтелә торган халыкара шулпа көне уңаеннан татар халкының милли ризыклары турында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында китапханәче укучыларны безнең китапханәдәге аш-су китаплары белән таныштырды. Һәм алар нинди пешерү китаплары белән кулланалар, нәрсә пешерергә яратулары турында сөйләштеләр.
Бүген 7 апрельдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Казанда "Алтын Лира" Халыкара конкурсында катнаштылар.
Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең
"Яшьлек" хореография коллективы "Мизгел" төркеме (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) 07.04.2024 конне "Бию планетасы" хореография һәм цирк сәнгате фестиваль бәйгесендә катнашты. Әлеге конкурс Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Красная Поляна поселогында инде 13 нче тапкыр үткәрелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Мизгел” төркеме “Стилизацияләнгән бию” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат булды, “Эстрада биюе” номинациясендә шулай ук 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
7 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендә "Уңыш векторы" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды. Конкурста Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары катнашты: в/а “Энҗе бөртекләре” (ук. Аксанова Л.М.) 1 дәрәҗә лауреат, х/к “Экспромт” (2 номер) һәм “Сплетение” (ук. Давыдова А.М.) 1 дәрәҗә лауреатлар, Павлова К. соло-хореография наминациясында 2 дәрәҗә лауреат. Давыдова Э. һәм Сәлимова С. - 3 дәрәҗә лауреатлар.
Мичән авыл жирлеге Яңа Мичән авылы "Каенкай" балалар бакчасында ПМК- 159 тарафыннан капиталь ремонт эшләре башкарыла. Тышкы фасад өлешләре яңартыла, эчке якта яңадан тиешле таләпләргә туры килерлек итеп уен залы, ял бүлмәсе, ашханә, йокы бүлмәсе, бәдрәф эшләнелә. Идәннәр җылына торган итеп башкарыла. Эчке яктан янмый торган материал белән стеналар ремонланыла. Эш дәвам итә.
7 апрельдә Казан шәһәре Идел буе районының «Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар сәнгать мәктәбе» базасында «Весенние перезвоны» I Бөтенроссия инструменталь башкару осталыгы буенча конкурс узды.