Казан шәһәрендә "Алтын Лира" Халыкара конкурсы.

2024 елның 7 апреле, якшәмбе

Бүген 7 апрельдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары Казанда "Алтын Лира" Халыкара конкурсында катнаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре: Мөхетдинова Диана(соло) 3 дәрәҗә лауреат (ук. Мөхетдинова Э.Н.), Нәбиуллина Камилә(соло) 2 дәрәҗә лауреат(ук.Мөхетдинова Э.Н.), Ярмөхәммәтова Руфина, Кашапова Зарина(дуэт) 2 дәрәҗә лауреатлар (ук.Хафизова Ч.Ф.), Миңнегулова Алсу, Мирасова Залина (дуэт) 2 дәрәҗә лауреатлар (ук.Хафизова Ч. Ф., Мөхетдинова Э. Н.), Кашапова Язиля (соло)1 дәрәҗә лауреат һәм шулай ук "Музыка дөньясы" кибетенә махсус бүләк 3000 сумлык карта белән бүләкләнде (ук.Хафизова Ч.Ф.), Хисамиева Мәрьям,Габдрахманова Динә (дуэт) 1 дәрәҗә лауреатлар һәм киләсе конкурста катнашу өчен 50% ташлама сертификаты белән бүләкләнделәр (ук.Мөхетдинова Э.Н.).

Усманов Илназ 1 дәрәҗә лауреат һәм киләсе конкурска 50% ташламалы  сертификат, Исхаков Адель 2 дәрәҗә лауреат, Падимов Данил 3 дәрәҗә лауреат, Захаров Никита 3 дәрәҗә лауреат (ук. Фәтхуллин А.А.) исемнәренә лаек булдылар.

Укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Барыгызны да конкурсның уңышлы көне белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International