ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 9 апрельдә Чувашия башкаласы Чебоксар шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей бу чемпионатта уңышлы катнашты һәм призлы урыннар алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Мишә авыл җирлегендә Ураза бәйрәме  

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатларында «Дәүләт кадастр исәбен һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвен гамәлгә ашыру буенча хезмәт белән канәгатьлекне бәяләү»темасына сораштыру үткәрә.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» Еллык конкурсы старт алды, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.12.2003 ел, №1969-р боерыгы нигезендә республика оешмаларын җитештерелә торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын өзлексез арттыруга этәрү максатында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы буларак үткәрелә.


10
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Мичән авыл җирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында Ураза гаете булып узды. Яңа  Мичән авылында Артур хәзрәт, Иске Мичән авылында Әнәс хәзрәт, Керәнне авылында Ясәви хәзрәт Гает намазларын тиешле дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Мәчетләребезгә балалар да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр, кайткан кунаклар да җыелган иде. Аларнын һәрберсе аллаһының ризалыгы өчен дип хәерләр салдылар. Мәчетләрдә вәгаз тыңланды, әрвахлар рухына дога кылынды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Ураза гаете мубарак булсын!

Барлык мөселманнарны чын күңелдән Рамазан аеның тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме башлануы белән котлыйбыз!

Бу бөек бәйрәмдә һәр йортка һәм һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык, игелек һәм иминлек керүен телибез! Ураза бәйрәме барысына да җан тынычлыгы һәм үз көчләренә ышаныч белән бүләкләсен. Сезгә озак еллар сәламәтлек һәм бәхет, барлык игелекле эшләрдә уңышлар, тынычлык һәм иминлек телибез!

 

Тэги: САБА-АРЕНА

    Хөрмәтле райондашлар, кадерле мөселман кардәшләр! Рамазан аеның да ахыры якынлашты, бүген Ураза бәйрәме! Рамазан ае һәрберебезне шәфкатьлелеккә, мохтаҗларның хәлен аңларга һәм игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә өйрәтте. Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, муллык, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Тоткан уразаларыгыз, ифтар ашларыгыз, кылган барлык изге гамәлләрегез кабул булсын! Барыгызга да сәламәтлек, иман байлыгы, гаилә иминлеге телибез!


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 8-14 апрелендә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы белән калорияләрне санау атналыгы уза.

Тэги: хастаханә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International