Хөрмәтле райондашлар, кадерле мөселман кардәшләр! Рамазан аеның да ахыры якынлашты, бүген Ураза бәйрәме! Рамазан ае һәрберебезне шәфкатьлелеккә, мохтаҗларның хәлен аңларга һәм игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә өйрәтте. Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, муллык, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Тоткан уразаларыгыз, ифтар ашларыгыз, кылган барлык изге гамәлләрегез кабул булсын! Барыгызга да сәламәтлек, иман байлыгы, гаилә иминлеге телибез!