Иммунопрофилактика йогышлы авырулар

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Иммунизация, ягъни вакцинация, дифтерия, столбняк, кызамык, полиомиелит, кызылча, котыру чире, грипп, В гепатиты, пневмококк һәм гемофиль инфекцияләр кебек күпчелек йогышлы авырулардан саклануны тәэмин итә. Бу авырулар үлемгә һәм инвалидлыкка китерергә мөмкин. Әгәр иммунизация өстенлекле бурычлар исемлегеннән чыгарылса, бу күп кенә куркыныч йогышлы авыруларның кире кайтуына китерәчәк.

Әгәр вакцинация узган кешеләрнең саны җитәрлек дәрәҗәдә югары булса, бу авыруларның таралуын булдырмый. Күбрәк кеше вакцинацияләнсә, әлеге территориядә булу шулкадәр куркынычсызрак булачак. Эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен, бөтен төбәктә һәм аерым районда халыкны планлы иммунизацияләү белән колачлау дәрәҗәсе 90%тан ким булмаска, ә балалар арасында 95%тан артыграк булырга тиеш.

Милли календарьга кертелгән барлык инфекцияләр турыдан-туры тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудыра: полиомиелит — гомерлеккә параличка, дифтерия — параличка һәм миокардитка, эпидемик паротит — балага узмау һәм шикәр диабетына, В гепатиты — циррозга һәм бавыр рагына, йөклелек вакытында кызылча — тумыштан органик зарарлануга китерә. Столбнякка каршы прививка булмау хәтта кечкенә яра вакытында да балаларның һәм өлкәннәрнең үлеменә китерергә мөмкин. Туберкулез инфекциясенә каршы прививка ясалмаган кешеләрдә туберкулез белән авыру ихтималы дистәләгән тапкыр арта, бу инвалидлыкка китерүче күпсанлы өзлегүләр белән авыр формада уза. Бу инфекцияләр китереп чыгарырга мөмкин булган өзлегүләр моның белән генә чикләнми.

Полиомиелит, столбняк, дифтерия һәм коклюшка каршы планлы иммунизация ел саен дөньяда якынча 3 миллионнан артык кешенең гомерен саклап кала. Моннан тыш, ул миллионлаган кешене авыртулар һәм гомерлек инвалидлык белән бәйле газаплардан азат итә, иминлек һәм тормыш сыйфатын тәэмин итә.

Вакцинация белән колачлау тотрыклы һәм югары дәрәҗәдә булганда, авырулар тулысынча юкка чыгарылырга мөмкин. Шулай итеп, ел саен 5 млн кешенең үлеменә китергән натураль чәчәк авыруы юкка чыгарылган, полиомиелит — Европада һәм Америка континентында.

Һәр ата-ана үз баласының билгеләнгән вакытта прививка ясатырга тиешлеген һәм шулай итеп инфекцияләрдән сакланган булырга тиешлеген белергә бурычлы.

Вакцинация нәтиҗәсендә организмда үзенчәлекле саклагыч факторлар — билгеле бер инфекцияләргә каршы антитәнчекләр эшләнелә, алар киләчәктә инфекция кузгатучыларның авыру китереп чыгару сәләтен юкка чыгара яки авыруны җиңел формада үткәрергә мөмкинлек бирә.

2021 елда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 1122нче номерлы боерыгы белән Милли профилактик прививкалар календаре һәм эпидемиологик күрсәтмәләр буенча прививкалар календаре расланган. Әлеге боерык нигезендә Милли профилактик прививкалар календарена туберкулезга, В гепатиты, дифтерия, столбняк, коклюшка, полиомиелитка, пневмококк инфекциясенә, кызамыкка, эпидемик паротитка, гриппка, гемофиль инфекциясенә каршы иммунизация керә.

Мәсәлән, пневмококк инфекциясе — пневмококклар кузгатучылар. Пневмококк инфекциясе төрле клиник формалар: синуситлар, пневмонияләр, бронхитлар, остеомиелитлар, менингит һ.б. үсешенә китерә. Вакытында вакцинация генә, ул прививкалар календаре буенча инде 2 айлык вакытта башлана, әлеге инфекциядән саклаячак.

Яки мисал өчен, столбняк йогышлы авыруын алыйк. Барысының да авыру йоктыру куркынычы бар, бигрәк тә авылда яшәүчеләрнең. Инфекциянең табигый резервуары — туфрак. Инфекциянең төп тапшыру юлы — контактлы. Ярага эләккән очракта, хәтта кечкенәсенә дә, бактерияләр споралары үсеп чыгалар һәм бик көчле нейротоксин эшләп чыгаралар, ул бик авыр клиниканы үстерә. Столбнякка каршы вакытында вакцинация генә авыруны булдырмый кала ала. Столбнякка каршы вакцинацияне без 3 айлык вакытта башлыйбыз. Өлкәннәргә столбнякка каршы прививкалар иммунитетны саклау һәм авыруны булдырмас өчен 10 ел саен ясалырга тиеш.

Белегез: заманча вакциналар нәтиҗәле, куркынычсыз һәм түбән реактогенлыкка ия, шуңа күрә прививкаларга каршы күрсәтмәләр чикле һәм аларны бары тик табиб кына билгели ала.

Исегезд тотыгыз: вакцинациядән баш тартып, сез балагызның сәламәтлеге һәм гомере белән уйныйсыз һәм аны куркыныч йогышлы авырулардан саклау хокукыннан мәхрүм итәсез.

Сау-сәламәт булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Эпидемиолог табиб ГАУЗ «Сабинская ЦРБ»
Фаттахова Р.З.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International