«Саба район үзәк хастаханәсе» ДАССУда «Саба район үзәк хастаханәсе» ДАССУның 2023 елдагы эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» йомгаклау медицина советы узды.
2024 елның язгы-кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча Саба муниципаль районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс
2024 елның 08 апрелендә Саба районы Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан 7-9 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде.
Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды. Шулай ук олимпиада турында «Кулланучылар хокукларын яклау»темасына мәгълүмат бирелде.
2024 елның апрелендә Саба районының «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы бүлеге хезмәткәрләре үзәккә килүчеләр өчен укыту чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлешле һәм финанс грамоталылыгы буенча мәгълүмат бирелә. Катнашучылар техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарларны кайтару вакыты һәм аяк киеме алмашу яки кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. "Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы «маддәсе җентекләбрәк аңлатылды.
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан, 2024 елда, учреждениеләрне 100 процент колачлау белән, Саба муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү үткәреләчәк.
Беренче чиратта, хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына йогынты ясаучы тискәре факторларны үз вакытында ачыклауга, аларның сәбәпләрен чаралар планнарын гамәлгә ашыру юлы белән бетерүгә юнәлдерелгән.
Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү түбәндәге бәяләү критерийлары буенча үткәрелде:
- Оешма турында мәгълүматның ачык һәм аңлаешлы булуы;
- Хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы;
- Инвалидлар өчен хезмәтләрнең куллана алырлык булуы;
- Оешма хезмәткәрләренең шәфкатьлелеге, ягымлылыгы;
- Хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгать булу.
Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” генеологик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
11 апрельдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре шагыйрә Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тулу уңаеннан, " Үз йөрәк җылысын бүләк итүче шагыйрә" дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрделәр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде. Бикә Рәхимова татар шагыйрәсе, публицист һәм тәрҗемәче. Ул «Сәрвиназ», «Ачыл, күңел!», «Иделләр казанында», һәм балалар өчен шигырьләр җыентыклары: «Кырмыскалар өендә”, “Урман радиосы”, “Бакый сагыш” китап публицистикасы авторы. Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара шагыйрә Бикә Рәхимованың шигырьләрен чылбыр буенча кычкырып уку белән тәмамланды.