ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның язгы  чорында бункер кую графигы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

14 апрельдә, Гаилә елы кысаларында, Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Йосыф-Алан авыл клубы хезмәткәрләре «Бу безнең гаилә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында чарада катнашучылар гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр, үзләренең чигүләрен, кул эшләрен күрсәттеләр. Чара мавыктыргыч һәм файдалы үтте.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

14 апрельдә Тимершык авыл җирлегенең үзешчән театр коллективы Түбән- Симет авыл клубында Аяз Гыйләҗевнең "Шикәрем син, балым син» спектаклен куйдылар.

Тамашачы актерларның матур уеныннан, уйланылган спектакльдән бик канәгать калдылар.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.

Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.

Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә.  җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).

Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.

Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.

     Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 4 гаиләгә йорт төзелә башлады.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

10 нчы апрель көнне Тимершык авылында яшәүче Нурмиева Гөлҗиһан әби 95 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы  социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н.  һәм  “Саба” ҖЧҖ  Мичән бүлекчәсе мөдире  Шаймарданов Р.Р. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

13 нче апрель көнне Байлар Сабасында  “Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лига фестиваленең сайлап алу туры -  район этабы үткәрелде. Бәйгедә барлыгы биш команда катнашты. 

Юлбат авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Гаилә елы кысаларында, «Гаилә белән китапханәгә" дип исемләнгән гаилә-аралашу сәгате узды. Чарага "Әдәби алан" проектында җиңгән балалар әти-әниләре белән чакырылды. Чара барышында алар викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәче белән бергә «гаилә» сүзенең мәгънәсе турында фикер алыштылар, гаилә турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм яраткан балалар әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чара шәм ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

«Кәгазьгә – икенче яңа тормыш!»

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Олы Кибәче урта мәктәбенең 10-11 класс укучылары Казан шәһәрендә КФУда профориентацион очрашуда булып кайттылар. Анда югары уку йорты укучылары белән очрашу, әңгәмәләр һәм мастер-класслар оештырылган иде. Укучылар сәяхәттән кәнәгать булып кайттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Космонавтика атналыгы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International