13 нче апрель көнне Байлар Сабасында “Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лига фестиваленең сайлап алу туры - район этабы үткәрелде. Бәйгедә барлыгы биш команда катнашты.

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

13 нче апрель көнне Байлар Сабасында  “Әйдә, ШаяРТ!” Татар КВН Лига фестиваленең сайлап алу туры -  район этабы үткәрелде. Бәйгедә барлыгы биш команда катнашты. Эзмә авылыннан “Эзмә чикләвекләре”, Явлаштаудан “Аннан моннан”, Шәмәрдәннән  “Салават күпере”, Саба гимназиясеннән “Булганнар”, Саба аграр көллиятеннән “Батырлар” командасы бу көнне сәхнәне дер селкеттеләр. 
“Әйдә, ШаяРТ!” бәйгесенең район этабы 2 турдан торды.
 “Сәламләү” турында һәр команда үзе белән таныштырып, ирекле темада юмористик чыгышларын-миниатюралар тәкъдим иттеләр.
“Разминкалар”  турында, командалар, жюри әгъзаләре экранга куйган рәсемнәргә  кызыклы җавап эзләделәр.
Командалар 3 көн рәттән Сабада әлеге бәйгегә әзерлек үтте. Бу әзерлекләр бушка китмәде.  Казанда “Әйдә, ШаяРТ!” КВН лигасында уйнаган профессиональ командалардан бер дә аермалары юк иде. Тик шулай да бәйге –бәйге булып кала: аның җиңүчесе һәм җиңелүчесе була.
Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Валиев, Тимершык урта мәктәбе директоры Дилүс Закиров, район мәгариф идарәсенең педагог-психологы Алисә Гимадиева, районыбыз активисты Чулпан Вәлиуллина һәм шушы бәйгенең көтеп алган кунагы, озак еллар дәвамында Сабаның җыелма командасында уйнаган райондашыбыз Наил Сәлахов бер- бер артлы сәхнәгә менеп, җиңүчеләрне тәбрикләделәр.
Шулай итеп, “Иң яхшы мәзәк” номинациясендә җиңүче булып  Саба аграр көллияте командасы, “Иң яхшы актёр” номинациясендә Явлаштау авылы командасыннан Шамилов Риназ, “Иң яхшы актриса” номинациясендә Шәмәрдән командасыннан Бикмөхәммәтова Алсу танылдылар.
Командаларга килгәндә, 3 нче урын ике командага  Эзмә урта мәктәбе укучылары- “Эзмә чикләвекләре”нә, һәм Саба аграр көллияте студентлары “Батырлар”га, 2 нче урын Шәмәрдән 3 нче номеры балалар бакчасы тәрбиячеләре “Салават купере”нә, 1 нче урын Явлаштау авылыннан “ Аннан моннан” җыелма командасына бирелде. Байлар Сабасының гимназия укытучылары “Булганнар” командасы Гран-При иясе булдылар. 
Димәк әлеге команда, май аенда, Казанда үтәчәк “Әйдә ШаяРТ!” Татар КВН лигасы фестивалендә Саба районы данын яклаячак. Бәйгене оештыручы- район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук “Яшьлек” яшьләр үзәге коллективы, актив катнашулары өчен  һәр командага аерым рәхмәтен җиткерә һәм алдагы ярышларда да уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International