«Кәгазьгә – икенче яңа тормыш!»

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бу атнада МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында «Кәгазьгә – икенче яңа тормыш» исеме астында макулатура җыю акциясе уза! Акциядә барлык төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар катнаша. Макулатура җыю акциясе ирекле характерда булса да,  ярыш  төсмере алды.  Кайбер төркемнәрнең  макулатура җыю буенча алдынгы  булулары белән горурланабыз.

   Мәктәпкәчә яшьтәге балалар макулатураны эшкәртеп  кулланышка кертү  агачларны кисүдән саклаганын,  һәр  60 килограмм макулатураның  1 агачны коткарганын да анлыйлар. Шуңа да, кәгазьләрне өйдә дә, бакчада да ташламыйча җыеп барып тапшыралар.

    Без үткәргән акция  балаларда  һәм   әти-әниләрдә  экологик культура формалашуга башлангыч бирде дип ышанабыз һәм бу юнәлештә эшләвебезне дәвам итәргә планлаштырабыз. Яңа буын экологик яктан  белемлерәк  һәм чүп-чарны аерым җыю алар өчен көндәлек тормыш нормасы булыр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International