"Үз йөрәк җылысын бүләк итүче шагыйрә"

2024 елның 12 апреле, җомга

11 апрельдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре шагыйрә Бикә Рәхимованың тууына 85 ел тулу уңаеннан, " Үз йөрәк җылысын бүләк итүче шагыйрә" дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрделәр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде. Бикә Рәхимова татар шагыйрәсе, публицист һәм тәрҗемәче. Ул «Сәрвиназ», «Ачыл, күңел!», «Иделләр казанында», һәм балалар өчен шигырьләр җыентыклары: «Кырмыскалар өендә”, “Урман радиосы”, “Бакый сагыш” китап публицистикасы авторы.  Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара шагыйрә Бикә Рәхимованың шигырьләрен чылбыр буенча кычкырып уку белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International