“Минем шәҗәрәм” республика конкурсы турында

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” генеологик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.

Конкурс 2024 елның 01 апреленнән 30 апреленә кадәр үткәрелә.

Конкурсның муниципаль этабы 2024 елның 01 преленнән 25 апреленә кадәр үткәрелә. 

“Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы турындагы боерык һәм нигезләмә белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, “Грантлар, архив конкурслары” бүлегендә танышырга мөмкин

Конкурста биш яшь төркеме буенча теләге булган һәркем катнаша ала:

1 төркем – гомумбелем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары;

2 төркем – гомумбелем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары;

3 төркем – гомумбелем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары;

4 төркем – һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар, 18 яшькә кадәр;

5 төркем – 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.

Конкурс җиңүчеләре һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.

16 яшьтән яшьрәк катнашучылар өчен гариза әти-әниләренең берсе (яки законлы вәкиле) тарафыннан имзалана.

Конкурста 1 яшь төркеме катнашучыларыннан тыш эшләр бары тик шәхсән тәртиптә генә кабул ителә.

Барлык гаризалар һәм эшләр Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлегендә: 422060, Б.Сабасы штб., Г.Закирова урамы, 52 йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: 8- 84363- 2- 36- 53.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International