Мичән авыл җирлегенә кергән Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авылларында Ураза гаете булды.

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

Мичән авыл җирлегенә кергән Яна Мичән, Иске Мичән, Керәнне авлларында Ураза гаете булып узды. Яңа  Мичән авылында Артур хәзрәт, Иске Мичән авылында Әнәс хәзрәт, Керәнне авылында Ясәви хәзрәт Гает намазларын тиешле дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Мәчетләребезгә балалар да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр, кайткан кунаклар да җыелган иде. Аларнын һәрберсе аллаһының ризалыгы өчен дип хәерләр салдылар. Мәчетләрдә вәгаз тыңланды, әрвахлар рухына дога кылынды.

 Артур хәзрәт “Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм. Ураза гаете һәрберебезгә күңел күтәренкелеге, үз көчебезгә ышану өстәр, Аллаһыбыз хакына, уртак Ватаныбыз һәм Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә хәерле гамәлләргә бәрәкәтле этәргеч бирер дип ышанам.  Һәммәгезгә бәхет, игелек, муллык һәм иминлек телим. Аллаһ иманыбызны ныгытсын, яшәү дәрте, җаныбызга мәрхәмәт һәм мәхәббәт җылысы өстәсен!” – дип сүзен тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International