ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.02.2024 нче елның № 372-р боерыгы нигезендә 2024 ел планына Иштуган авыл мәдәният йортын капиталь ремонтлау кертелгән (Саба үзәкләштерелгән авыл клуб системасының 7 нче филиалы). Әлеге объект буенча подряд оешмасы итеп "ПМК №159" ҖЧҖ билгеләнгән.

Тэги: окс ОКС

30 нчы июль конне Саба муниципаль районында эксперт группа катнашында 2024 елда "Безнең ишегалды" ишегалды территорияләрен төзекләндерү Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзекләндерүгә планлаштырылган ишегалды территорияләрен карап чыгу үткәрелде.

Тэги: окс ОКС

Дәүләт төзелеш контроле инспекциясе, "Татинвестгражданпроект" ДУП проект оешмасы, "АлтынГрупп" ҖЧҖ генераль подряд оешмасы, "АртСтрой" ҖЧҖ субподряд оешмасы вәкилләре катнашында "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССОның кан тамырлары үзәге төзелеше буенча киңәшмә узды. Киңәшмә катнашучылары объектның проект документациясе турында фикер алыштылар.

Тэги: окс ОКС

Олы Шыңар урта мәктәбе биләмәсендәге  чәчәк түтәлләрендә төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

 Библиотерапия кеше психикасына махсус сайлап алынган әдәбият уку юлы белән дәвалау тәэсиреннән гыйбарәт. Кешенең шәхси образларын тулыландыруы аркасында, ул шулай итеп борчылулардан,  начар уйлардан савыга.

31 июль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Агымдагы елның 1 июленнән бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакларын түләү бүлегендә эш кайнады.  76 оешманың хезмәткәрләре аванс һәм хезмәт хакларын вакытында  алсыннар өчен бухгалтерлар эшне тиз арада башкардылар.

31 июльдә без Яраткан китапларны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безгә яратып укыган әсәрләрне кабат искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Бу дата алдыннан, 30 июль көнне, Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Яраткан китабың турында сөйлә" дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде, аның максаты яшь китап укучыларның яраткан китаплары белән танышу иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

30 июль көнне Килдебәк авыл китапханәсе мөдире, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара дуслык көненә багышланган «Син минем дустым һәм мин синең дустың»дигән әдәби-уен викторинасы үткәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

"Әдәби алан" проекты үз эшен дәвам итә. Шул уңайдан 30 июль көнне Иштуган авыл китапханәсе “Әдәби алан" исемле танып-белү сәгате үткәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Саба район китапханәсенең “Иманга илткән юл” проекты кысаларында 30 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе "Диндә һәр сорауга җавап бар" дип исемләнгән вәгазь кичәсе оештырды. 

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International