«Син минем дустым һәм мин синең дустың» әдәби-уен викторинасы

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

30 июль көнне Килдебәк авыл китапханәсе мөдире, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Халыкара дуслык көненә багышланган «Син минем дустым һәм мин синең дустың»дигән әдәби-уен викторинасы үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга дуслык көненең килеп чыгу тарихын  сөйләделәр. Балалар дуслык турындагы табышмакларны бик теләп чиштеләр, дуслар һәм дуслык турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, шулай ук үзләренең иң яхшы дуслары турында сөйләделәр.

  Шулай ук төрле хәрәкәтчән музыкаль уеннар уйналды. Катнашучылар күңел күтәренкелеге алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International