"Диндә һәр сорауга җавап бар" дип исемләнгән вәгазь кичәсе

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Саба район китапханәсенең “Иманга илткән юл” проекты кысаларында 30 июль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе "Диндә һәр сорауга җавап бар" дип исемләнгән вәгазь кичәсе оештырды. 

Ислам дине кешене яхшылыкка, белемгә өнди. Болар барысы да ислам әхлагының нигезен тәшкил итә. Ислам тәрбиясе аерым кешегә, җәмгыятькә һәм дөньяга файда һәм бәхет китерүгә юнәлтелгән.

Вәгазь кичәсенә кунак буларак Лаеш районы имам-хатыйбы Мөдәрис Гыймранов чакырылган иде. Хәзрәт балалар һәм оныклар тәрбияләү, ана һәм әбиләрнең гаиләдәге роле турында вәгазь белән чыгыш ясады, шулай ук төрле сорауларга җавап бирде.

 “Ислам дине һәм аның күркәм йолалары" исеме астында китап күргәзмәсе ясалып, китап укучыларга тәкъдим ителде. 

Чара бик бай эчтәлекле, мавыктыргыч үтте һәм чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International