"Яраткан китабың турында сөйлә" аралашу сәгате

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

31 июльдә без Яраткан китапларны искә алу көнен билгеләп үтәбез. Бу көн безгә яратып укыган әсәрләрне кабат искә төшерү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Бу дата алдыннан, 30 июль көнне, Югары Шытсу авыл китапханәсендә "Яраткан китабың турында сөйлә" дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде, аның максаты яшь китап укучыларның яраткан китаплары белән танышу иде. Китапханәче чараны бәйрәмнең тарихы һәм китаплар турындагы кызыклы фактлар белән таныштырудан башлады. Аннары яшь укучылар укыган китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар, яраткан персонажлары турында сөйләделәр һәм әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыдылар. Укыган китап буенча сорауларга җавап бирделәр һәм "Китаплар дөньясына"викторинасында бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International