2024 елның 19 августы 21.00 сәгатьтән 20 август 08.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
20 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
16 нчы июль көнне безнең приютка Олы Арташ урта мәктәбе укучылары "Балачак-бәхет иле" дип исемләнгән концерт белән чыгыш ясарга килделәр! Тамашачыларда һәм катнашучыларда хис-кичерешләр бик күп булды, һәм барысы да - уңай! Артистларның барысы да бик шәп иде! Балалар-башлангыч сыйныф укучылары, оештыручылар-югары дәрәҗәдә әзерләнгәннәр! Балалар музыкаль әсәрләрне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм бай һәм җанлы яңгыраштан ләззәт алуларына шатландылар. Укучыларга, барлык педагогик составка һәм мәктәп директоры Гайбадуллин Илнур Баки улына рәхмәтебезне белдерәбез. Сезне тагын көтеп калабыз.
Бильярд буенча Турнир-гади ярыш түгел, бу уенны яратучылар өчен дә, яңа уенчылар өчен дә күңелле вакыт үткәрү. Бильярд башка күп кенә спорт уеннарыннан үзенең чагыштырмача тынычлыгы белән аерыла - әлеге уен төре интеллектуаль сәләтләрне үстерә һәм фикерләүне гармонияләштерә. 18 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Рус бильярды буенча ярыш үткәрелде. Турнир әлеге спорт төрен чын күңелдән яратучыларны җыйды. Адреналин, азарт, яхшы нәтиҗә күрсәтү теләге уенчыларга бер генә минутка да тынычланырга ирек бирмәде һәм иң яхшы рәвештә катнашучыларны җиңүгә этәрде. Барлык катнашучылар да яхшы һәм шактый тигез уен күрсәттеләр. Йомгак ясаганда призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Турнирның җиңүчесе-Вәлиев Илназ
2 урын - Сафин Әхмәт
3 урын-Сираҗиев Азат
Югары Шытсу авылыннан Шарифуллиннар гаиләсе Болгар шәһәрендә булып узган фестивальдә катнашып, лаурет дипломына ия булдылар. Котлыйбыз!
Түбән Шытсу мәктәп территориясе матур чәчәкләр белән бизәлгән. Бакчада төрлек чәчәкләр утыртылган. Әлеге эш зур тырышлык сорый.
16 августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау мәдәният йорты белән берлектә, Сабабаш авыл мәдәният йорты һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан балалар төркеме өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты буенча экскурсия үткәрделәр.
Шекше мәдәният йорты "Бөрлегән" фольклор коллективы "Үрнәк үзешчән коллектив" исемен алды