Юбилей белән котлау.

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

2024 елның 15 августында Нотфуллина Разыя Нотфулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Нотфуллина  Разыя   Нотфулла  кызы 1934 нче елнын 15нче августында Саба районы Татар Икшермәсе авылында Нотфулла һәм Хәнифә гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. Балачагы сугыш елларына туры килә Разыя апаның, 1941 нче елда Татар Икшермәсе  мәктәбенә укырга кереп  8 класс белем ала. Укуны бетеругә фермага эшкә бара. 1963 нче елда Дәүләтгараев Бәгрәмгәрәй белән тормыш коралар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.Олы кызы Рәмзия һәм улы Фердинанд Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән яшиләр.Разыя апанын 2 баласы авылда. Кызы Рушания һәм улы Эдуард. Разыя апа лаеклы ялга  чыкканчы Икшермә совхозында эшли,фермада сыер сава .Кызганычка каршы тормыш иптәше Бәхрәмгәрәй абый 2008 нче елда вафат була.

Бугенге көндә Разыя  апа 4 баласының да, 9 оныгының да, 8 оныкчыгының да кайгыртуын, шатлыгын-бәхетен тоеп Татар Икшермәсе авылында малае Эдуард белән бәхетле гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International