19 август көнне район балалар китапханәсендә «Китаплы җәй»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, татар һәм рус әдипләренең әсәрләре буенча төзелгән әдәби викторина үткәрде. Викторинадан соң китап укучыларыбыз әсәрләрдән өзекләр укып,фикер алыштылар. Балалар өйләренә китаплар һәм уңай хис-кичерешләр белән кайтып киттеләр.
Татарстан Республикасы дәүләт программасы тигезендә Сатыш авылы Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә суүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкара.
15 август көнне Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре катнашты.
Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета-журналлар укучыларга әйләнә-тирәдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат бирә. Вакытлы матбугатны уку яшь укучыларның дөньяга карашын киңәйтә, ял вакытын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп тудыра.17 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Тормышыбызда вакытлы матбугат» дигән күзәтү үткәрелде. Китапханә укучылары журнал һәм газета дөньясына чумдылар.
«Мәдәни марафон» акциясе кысаларында 17 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе Кырбаш авылы клубы белән берлектә «Эскәмиядә очрашулар» исемле дусларча аралашу сәгате үткәрде. Бик күп китаплар арасында әдәбиятның алтын фондын-классика дөньясын тәшкил иткәннәре дә бар. Тәрәзә артында кайсы гасыр торса да, бу әсәрләр актуаль һәм кирәкле булыр, әйтерсең лә алар безнең өчен һәм безнең хакта кичә генә язылган. Классика кешелек дөньясының интеллектуаль һәм мәдәни мирасының бер өлеше булып тора. Классик әдәбиятны укыганда, кеше рухи яктан баерак була, чөнки нәкъ менә классик әдәбиятны уку әхлаклылык һәм әхлаксызлык турында тулы күләмдә күзаллау бирә ала. Белгечләр балаларга классик әдәбиятның нәрсә икәнлеге һәм нинди әсәрләрнең классика булып саналуы турында сөйләделәр. Кайбер әсәрләр каралды. Чара рус язучылары иҗаты буенча викторина белән дәвам итте. Тәкъдим ителгән викторина катнашучыларга яраткан әсәрләрен искә төшерергә, акыл ягыннан разминка ясарга һәм ниндидер яңа нәрсәләрне белергә ярдәм итте.
Казанчы Бигәнәй авылы китапханәсендә, Газинур Моратның 65 еллыгына багышлап, мәдәният йорты белән берлектә, танып белү сәгате үткәрелде, китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре күрсәтелде. Газинур Мурат - узган гасырның сиксәненче еллар башында шигърияткә килгән татар шагыйрьләренең талантлы вәкилләреннән берсе. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм ята. Аның беренче әдәби тәҗрибәсе, шигырьләре һәм журналист язмалары җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Г. Мурат - колхозчылар гаиләсеннән чыккан кеше, балачактан әдәбият белән кызыксынган. Икенче өлештә «Халык мәдәнияте чыганаклары» дигән тематик сәгать үткәрелде. Алып баручылар үз хикәяләре белән балаларның татар халкының гореф-гадәтләре турында күзаллауларын киңәйтергә, балаларны халык иҗатына якынайтырга, ата-бабаларыбызның бай мирасы өчен горурлык хисе тәрбияләргә тырыштылар. Балалар «фольклор» төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштылар, гармунда уйнап карадылар,биеделәр.
17 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире Газинур Морат шагыйрь юбилеена "Шагыйр һәм публицист" дигән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителгән. Газинур Морат-узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Чара ахырында балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
2024 ел башыннан Татарстанда яшәүче 680 кеше наемны субсидияләү программасы ярдәмендә эшле булды
Саба районы буенча ВФСК ГТО тестлаштыру үзәге район халкының барлык категорияләре белән актив эш алып бара.
Шәмәрдән авыл китапханәсендә шагыйрь Газинур Моратның 65 яшьлек юбилеена «Серле каләм иясе» әдәби күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат-узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла.