ГТО кеше мөмкинлекләре белән генә чикләнми!

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Саба районы буенча ВФСК ГТО тестлаштыру үзәге район халкының барлык категорияләре белән актив эш алып бара. 2024 елның 19 августында "Гаилә" паркында гражданнарның аерым категориясенә керүче кешеләрдән ГТО нормативлары кабул ителде. Үзләрен башкалардан аерып торучы үзенчәлекләргә карамастан, аларның күбесе көч, чыдамлык, сыгылмалылык һәм төгәллек күрсәтә алды.

Бу чарада үзен актив күрсәткән Камил Фәйзетдиновны аеруча билгеләп үтәсе килә. ГТО нормаларын тапшыруга ул камил әзерләнде, күп көч куйды. Вакытка йөгерү, йөзү кебек сынауларны ул алдан ук тапшырган иде инде, ә бүген калган сынауларны уңышлы үтәде.

Камил район күләмендәге барлык спорт чараларында да актив катнаша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Шуңа бәйле рәвештә аңа Саба районы ГТО тестлаштыру үзәге исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International