ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова белән берлектә Югары Отар балалар йорт-интернаты балалары өчен «Улыбка маленьких сердец» бәйрәм программасын оештырдылар. Хәрәкәтле уеннар, ярышлар балаларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Мәйданда бәйрәм кәефе тудыручы музыка яңгырады. Чара кызыклы һәм бай күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бәйрәм барлык катнашучыларга күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирде.

Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре  «День без табачного дыма» акциясенә кушылды. Барлык үтеп баручыларга буклетлар таратылды, тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр һәм тәмәке тартучыларны бер көнгә булса да зарарлы гадәтләреннән тыелырга, ә тәмәке тартмаганнарны беркайчан да кулларына тәмәке алмаска чакырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше генә кабул ителә һәм моңа бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел, дип үз-үзеңә сүз бирергә кирәк. Авыл халкының реакциясе төрле: кемдер елмаеп, тәмәкеләрен тәм-томга алмаштырган, ә кайберләре үз сәламәтлекләре турында җитди кайгыртырга теләмәгән. Без урамда тукталган һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мөһим мәгълүматны кабул иткән катнашучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Акция тәмәке тартучы кешеләрне сәламәтлекләрен саклап калу өчен зарарлы гадәтләреннән баш тартырга чакыруга юнәлдерелгән.

Эзмә мәдәният йортында «Янгын куркынычсызлыгы»темасына әңгәмә узды. Әңгәмә янгынга каршы гамәлләр турында. Балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәргә һәм янгын чыккан очракта гамәлләр турында белделәр. Балаларга тагын бер тапкыр аңлаттылар: шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамый. Мәсәлән, кечкенә сүнмәгән учак аркасында урман янып китәргә мөмкин. Урман табигый яшәү урыны булган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Шулай ук балаларга ашыгыч номерлар турында искә төшерделәр.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

19 август көнне район балалар китапханәсендә «Китаплы җәй»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, татар һәм рус әдипләренең әсәрләре буенча төзелгән әдәби викторина үткәрде. Викторинадан соң китап укучыларыбыз әсәрләрдән өзекләр укып,фикер алыштылар. Балалар өйләренә китаплар һәм уңай хис-кичерешләр белән кайтып киттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Татарстан Республикасы дәүләт программасы тигезендә Сатыш авылы Суворов, Совет урамнары буенча 52 нче җир кишәрлегенә суүткәргеч төзелеше бара. Эшне подрядчы оешмасы АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкара.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

15 август көнне  Сатыш авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре  катнашты. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета-журналлар укучыларга әйләнә-тирәдәге хәлләр турында оператив мәгълүмат бирә. Вакытлы матбугатны уку яшь укучыларның дөньяга карашын киңәйтә, ял вакытын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп тудыра.17 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Тормышыбызда вакытлы матбугат» дигән күзәтү үткәрелде. Китапханә укучылары журнал һәм газета дөньясына чумдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Мәдәни марафон» акциясе кысаларында 17 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе Кырбаш авылы клубы белән берлектә «Эскәмиядә очрашулар» исемле дусларча аралашу сәгате үткәрде. Бик күп китаплар арасында әдәбиятның алтын фондын-классика дөньясын тәшкил иткәннәре дә бар. Тәрәзә артында кайсы гасыр торса да, бу әсәрләр актуаль һәм кирәкле булыр, әйтерсең лә алар безнең өчен һәм безнең хакта кичә генә язылган. Классика кешелек дөньясының интеллектуаль һәм мәдәни мирасының бер өлеше булып тора. Классик әдәбиятны укыганда, кеше рухи яктан баерак була, чөнки нәкъ менә классик әдәбиятны уку әхлаклылык һәм әхлаксызлык турында тулы күләмдә күзаллау бирә ала. Белгечләр балаларга классик әдәбиятның нәрсә икәнлеге һәм нинди әсәрләрнең классика булып саналуы турында сөйләделәр. Кайбер әсәрләр каралды. Чара рус язучылары иҗаты буенча викторина белән дәвам итте. Тәкъдим ителгән викторина катнашучыларга яраткан әсәрләрен искә төшерергә, акыл ягыннан разминка ясарга һәм ниндидер яңа нәрсәләрне белергә ярдәм итте.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Казанчы Бигәнәй авылы китапханәсендә, Газинур Моратның  65 еллыгына багышлап, мәдәният йорты  белән берлектә, танып белү сәгате үткәрелде, китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре күрсәтелде. Газинур Мурат - узган гасырның сиксәненче еллар башында шигърияткә килгән татар шагыйрьләренең талантлы вәкилләреннән берсе. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм ята. Аның беренче әдәби тәҗрибәсе, шигырьләре һәм журналист язмалары җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Г. Мурат - колхозчылар гаиләсеннән чыккан кеше, балачактан әдәбият белән кызыксынган. Икенче өлештә «Халык мәдәнияте чыганаклары» дигән тематик сәгать үткәрелде. Алып баручылар үз хикәяләре белән балаларның татар халкының гореф-гадәтләре турында күзаллауларын киңәйтергә, балаларны халык иҗатына якынайтырга, ата-бабаларыбызның бай мирасы өчен горурлык хисе тәрбияләргә тырыштылар. Балалар «фольклор» төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштылар, гармунда уйнап карадылар,биеделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге

17 август көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире Газинур Морат шагыйрь юбилеена "Шагыйр һәм публицист" дигән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителгән. Газинур Морат-узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Чара ахырында балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International