«День без табачного дыма» акциясе

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре  «День без табачного дыма» акциясенә кушылды. Барлык үтеп баручыларга буклетлар таратылды, тәмәке тартуның кеше сәламәтлегенә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр һәм тәмәке тартучыларны бер көнгә булса да зарарлы гадәтләреннән тыелырга, ә тәмәке тартмаганнарны беркайчан да кулларына тәмәке алмаска чакырдылар. Сәламәт яшәү рәвеше генә кабул ителә һәм моңа бернәрсә дә комачауларга тиеш түгел, дип үз-үзеңә сүз бирергә кирәк. Авыл халкының реакциясе төрле: кемдер елмаеп, тәмәкеләрен тәм-томга алмаштырган, ә кайберләре үз сәламәтлекләре турында җитди кайгыртырга теләмәгән. Без урамда тукталган һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мөһим мәгълүматны кабул иткән катнашучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Акция тәмәке тартучы кешеләрне сәламәтлекләрен саклап калу өчен зарарлы гадәтләреннән баш тартырга чакыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International