"Газинур Моратка - 65" танып белү сәгате

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Казанчы Бигәнәй авылы китапханәсендә, Газинур Моратның  65 еллыгына багышлап, мәдәният йорты  белән берлектә, танып белү сәгате үткәрелде, китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре күрсәтелде. Газинур Мурат - узган гасырның сиксәненче еллар башында шигърияткә килгән татар шагыйрьләренең талантлы вәкилләреннән берсе. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм ята. Аның беренче әдәби тәҗрибәсе, шигырьләре һәм журналист язмалары җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Г. Мурат - колхозчылар гаиләсеннән чыккан кеше, балачактан әдәбият белән кызыксынган. Икенче өлештә «Халык мәдәнияте чыганаклары» дигән тематик сәгать үткәрелде. Алып баручылар үз хикәяләре белән балаларның татар халкының гореф-гадәтләре турында күзаллауларын киңәйтергә, балаларны халык иҗатына якынайтырга, ата-бабаларыбызның бай мирасы өчен горурлык хисе тәрбияләргә тырыштылар. Балалар «фольклор» төшенчәсе һәм аның жанрлары белән таныштылар, гармунда уйнап карадылар,биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International