23 август көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, «Ватан нинди төстә?» исеме астында, Россия флагы көненә багышланган патриотик сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бу бәйрәмнең ничәнче елда оештырылуы, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында сөйләделәр. Шулай ук күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
Россиядә бер генә бөтенхалык бәйрәме дә дәүләт әләмен күтәрмичә узмый. Россия триколорының тамырлары гасырлар эченә барып тоташкан тарихы бар. Кешедә тормыш башында салынган хакыйкать билгеле, ул мәңгегә кала. Патриотлык тәрбияләү үз Ватаныңның гореф-гадәтләрен белмичә мөмкин түгел. 22 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз һәм Даныбыз»дигән танып-белү - уен программасы үткәрделәр.
Программа барышында «Миләшкәй» балалар бакчасы балалары Россия флагының барлыкка килү тарихы һәм аның безнең дәүләт өчен әһәмияте турында белделәр.
Программада «флаглар белән уен», «шарлардан флаг җыеп ал», «флагны буя» һәм башка конкурслар үткәрелде. Чара «Йөзек салыш» кызыклы уены белән тәмамланды.
Эзмә мәдәният йорты ишегалдында балалар белән «Барысы да старт ала»дип исемләнгән велоузыш узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү. Яхшы һава торышы, яхшы кәеф, велосипедлар һәм дус, күңелле иптәшләр - актив һәм файдалы ял итү өчен тагын нәрсә кирәк?!Велоузышлар башланганчы балаларга велосипедта йөрү кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Велосипедта йөрү сәламәтлекне генә түгел, чыдамлыкны да ныгыта. Мондый чаралар үткәрү дә балаларга җәйге каникул вакытында ял итүләрен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.
"Гаиләләрегездә һәрвакыт ышаныч, аңлау һәм ярату булсын.
23 нче август көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү булекчәсе белгечләре белән берлектә, Байлар Сабасының “Балалар иҗат узәгендә” гаилә елы уңаеннан, “Гаилә җылысы” проектын тормышка ашыру максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен чара үткәрделәр.
Россия киносы көне 27 августта билгеләп үтелә һәм ул илнең мәдәни тормышында мөһим датага әверелде, бу бит кинематограф сәнгате бәйрәме генә түгел, ә рус һәм Совет Кино төшерүенең күп гасырлык тарихын искә төшерүче символ да. 23 август көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Тылсымлы кино дөньясы» дигән медиа-әңгәмә үткәрделәр. Китапханәчеләр катнашучыларга Россия кинематографының данлы тарихы турында сөйләделәр, аның күп кенә фильмнары Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда мәхәббәт яулады. Чарада катнашучылар совет кино сәнгатенең талантлы актерлары һәм даһи режиссерлары турында искә төшерделәр, шулай ук заманча Россия киносының яңа талантлы кинематографистларын да билгеләп үттеләр. Чара өчен тематик китап күргәзмәсе оештырылды.
23 август көнне Сатыш авыл китапханәсе үзенең укучыларын яңа китаплар белән таныштырырга чакырды. Көн дәвамында китапханә кулланучылары әдәбият күргәзмәсендә тәкъдим ителгән яңа китаплар белән танышты. Тәкъдим ителгән китапларның жанрлы күптөрлелеге күп кенә кулланучыларны һәм китапханә кунакларын җәлеп итте.
Алар арасында укучыга таныш авторлар һәм әсәрләр дә, бөтенләй яңалары да бар иде – алар китапханәдә беренче мәртәбә. Укучылар яңалыклар белән актив таныштылар, аларның һәркайсы үзе өчен кызыклы китаплар тапты һәм укырга өйләренә алып кайтты.
23 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсе мөдире «Җәлил геройлары»исемле тарих сәгате үткәрде. 25 августта Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Моннан 80 ел элек бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә әсирлеккә төшеп, фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелде.
Балалар Җәлил һәм Җәлилчеләр биографиясеннән күп кенә билгесез фактлар белделәр.
Чараның йомгаклау өлешендә кичәдә катнашучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.
18 августта Газинур Моратовка 65 яшь тулу уңаеннан Яңа Мичән авыл китапханәсендә яшьләр өчен"Серле каләм иясе" дигән әдәби сәгате үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. "Сүз гаме"китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары, журналларда басылган шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат-узган гасырның сиксәненче елларында шигъри мәйданга килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, моңлылык, романтизм ага. Ул-көрәшче шагыйрь: аның шигырьләре үткен акыллы, публицистик булуы белән аерылып тора.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шигырьләр укылды.
Кеше тормышында төп кыйммәтләрнең берсе булып сәламәтлек тора. Һәр кеше көчле, дәртле, энергияле булырга тели. Безне һәр җирдә агачлар, куаклар, үләннәр һәм чәчәкләр чолгап алган. Һәрбер аланның бай даруханә булуы турында еш кына уйлап та тормыйбыз. Тәҗрибәле юл белән кеше тормышында ярдәм иткән үсемлекләрне ачыклаган: авыруын җиңгән, озак авырудан соң сәламәтлекләрен ныгыткан. Яшәү дәверендә тупланган белемнәр буыннан-буынга тапшырыла. Әгәр алардан оста файдалансак, сәламәтлегебезне һәм матурлыгыбызны озак елларга саклап кала алабыз. 23 август көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Дару кабарга ашыкма” дигән әңгәмә үткәрелде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.