2024 елның 26 августы 00.00 сәгатьтән 09.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
26 августта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Югары Шытсу авылыннан Хайруллиннар гаиләсе үз биләмәләрен кышкы чорда кар сыннары белән бизәсәләр, җәйге чорда матур чәкәкләргә күмәләр. Бик тырыш һәм булдыклы гаилә. Җирлек һәм район күләмендә үткәрелгән конкурсларда актив катнашалар. Бу елны да алар "Чәчәкле Саба" конкурсында катнашырга теләк белдерделәр. Уңышлар телибез!
Бүген, Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективлары, Фатхуллин А.А. җитәкчелегендәге тынлы оркестр, "Бәллүр" һәм "Тамчы" вокал ансамбльләре районыбыз кунаклары каршында чыгыш ясадылар. Коллективларның чыгышларын югары бәяләделәр.
2024 елның 24 августында Кабан күле буенда «Печән базары» дигән татар шәһәр мәдәнияте фестивале узды. Фестивальдә "Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең" укытучылары булды.
Кабан күле буенда килүчеләрне зур программа көтә иде. Чарада ачык һавада кул эше эшләнмәләре дизайн-маркеты, лекторияләр, тере музыка, остаханәләр, балалар мәйданчыгы, экскурсияләр, дуслар белән очрашу урыны һәм башкалар булды. Уңай хис-кичерешләр һәм мавыктыргыч идеяләр - киләсе яңа уку елына яңа заряд.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Балалар китапханәгә килә торган төрле төстәге журналларны карап чыгарга яраталар. Олы Кибәче авыл китапханәсендәге «Илһам " клубының чираттагы утырышында балалар алар белән якыннанрак таныштылар. Китапханәче балаларны «матбугат», «вакытлы басмалар», «эчтәлек», «Рубрика» терминнары белән таныштырды, журнал һәм газеталарның нинди төрләре булуы турында сөйләде. Аннары китапханәче «Ежик», «Саша и Маша», «Принцесса», «Салават күпере», «Сабыйга»кебек язылу буенча даими рәвештә китапханәгә килә торган балалар журналы һәм газеталарына күзәтү ясады. Балалар вакытлы матбугат басмаларының рубрикалары, әлеге журналлар һәм газеталарда нинди танып белү һәм күңел ачу материаллары булуы белән таныштылар. Балалар журналларның өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүматлар алу, фикерләүне үстерү, күңел ачу һәм ял итү өчен кирәклеген белделәр.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ак калфак» клубына йөрүчеләр өчен, Газинур Моратка 65 яшь тулу уңаеннан «Туган телгә мәдхия җырлаучы – Газинур Морат» исемле әдәби кичә үткәрделәр. Аның иҗаты белән таныштырылды, шигырьләре кычкырып укылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
"Җәй китабы 2024" проекты кысаларында, Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире "Тукайлы җәй"әдәби сәгате үткәрде. Аның "Җил илә Кояш" әсәрен укыдылар, әсәр буенча сорауларга җавап бирделәр һәм җавапларын дәфтәрләргә яздылар.
2024 елның 23-25 августында Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы поселогында «ОНИКС» мәгариф үзәгендә сәләтле балалар өчен ОНИКС 2024 дәүләт һәм хосусый белем бирү оешмаларының актив, инициативалы педагоглары форумы үткәрелә.
Әлеге форумда катнашучылар бүген, 23 август көнне, реконструкциядән соң, яңартылган А.Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә булдылар. Кунакларга китапханә буенча экскурсия үткәрелде, китапханәнең тарихы, эшчәнлеге һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар.
22 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Окна России» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Акциянең максаты мәдәни үзәккә бәйрәм кәефе бирү һәм патриотик хисләрне белдерү. Мәдәният йорты хезмәткәрләре горурланып әләмнәрне элеп куйдылар, һәр хәрәкәткә Россиягә булган мәхәббәтләрен салдылар. Шуннан соң барлык тәрәзәләр чын патриотлык бәйрәмен тудырып, Россия триколоры төсләре белән балкыды. Флаг − безнең дәүләтнең иң төп символларының берсе. Ул Россиянең бердәмлеген, аның башка дәүләтләрдән ирекле булуын аңлата. Бу бөеклек, көч һәм безнең җиңүләр символы булып санала.