"Журнал битләре буйлап сәяхәт" - мәгълүмат сәгате

2024 елның 24 августы, шимбә

Балалар китапханәгә килә торган төрле төстәге журналларны карап чыгарга яраталар. Олы Кибәче авыл китапханәсендәге «Илһам " клубының чираттагы утырышында балалар алар белән якыннанрак таныштылар. Китапханәче балаларны «матбугат», «вакытлы басмалар», «эчтәлек», «Рубрика» терминнары белән таныштырды, журнал һәм газеталарның нинди төрләре булуы турында сөйләде. Аннары китапханәче «Ежик», «Саша и Маша», «Принцесса», «Салават күпере», «Сабыйга»кебек язылу буенча даими рәвештә китапханәгә килә торган балалар журналы һәм газеталарына күзәтү ясады. Балалар  вакытлы матбугат басмаларының рубрикалары, әлеге журналлар һәм газеталарда нинди танып белү һәм күңел ачу материаллары булуы белән таныштылар. Балалар журналларның өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүматлар алу, фикерләүне үстерү, күңел ачу һәм ял итү өчен кирәклеген белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International