"Дару кабарга ашыкма” әңгәмә

2024 елның 23 августы, җомга

Кеше тормышында төп кыйммәтләрнең берсе булып сәламәтлек тора. Һәр кеше көчле, дәртле, энергияле булырга тели. Безне һәр җирдә агачлар, куаклар, үләннәр һәм чәчәкләр чолгап алган. Һәрбер аланның бай даруханә  булуы турында еш кына уйлап та тормыйбыз. Тәҗрибәле юл белән кеше тормышында ярдәм иткән үсемлекләрне ачыклаган: авыруын җиңгән, озак авырудан соң сәламәтлекләрен ныгыткан. Яшәү дәверендә тупланган белемнәр буыннан-буынга тапшырыла. Әгәр алардан оста файдалансак, сәламәтлегебезне һәм матурлыгыбызны озак елларга саклап кала алабыз. 23 август көнне  Казанчы  Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Дару кабарга ашыкма” дигән әңгәмә үткәрелде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International