"Гаиләләрегездә һәрвакыт ышаныч, аңлау һәм ярату булсын.

2024 елның 23 августы, җомга

"Гаиләләрегездә һәрвакыт ышаныч, аңлау һәм ярату булсын. Бүгенге бәйрәм сезне тагы да берләштерсен, вакытынызны гел шулай бергә, күңелле һәм файдалы үткәрегез". Менә шундый матур теләкләр белән башлап җибәрде "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Гомәрова, "Гаилә җылысы" проектының районыбыз  гаиләләре  белән үткәреләчәк чираттагы чарасын. Агымдагы елда, яшьләр сәясәте учрежденияләре арасында, Тарарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгының грантлар конкурсында, Яшьлек яшьләр үзәге "Гаилә җылысы" проекты белән 960 мең сумлык грант откан иде. Әлеге проект кысаларында "Яшьлек" бүген районыбыз гаиләләре өчен өченче зур чараны үткәрде. Әлеге чарада катнашыр өчен бүген гаиләләр район балалар иҗат үзәгенә җыелды.  Проект кысаларында бүген районыбызның авыр хәлдәге гаиләләре өчен психологик тренинг, балалар өчен пыяла мозайкадан картина төзү буенча мастер-класс үткәрелде. Гаиләләр психолог Фирүзә Хабидҗан кызы белән бик теләп аралаштылар, кызыксындырган сорауларына җавап эзләделәр, үз фикерләрен белдерделәр.  Ә пыяла мозайкадан картина ясау балалар өчен файдалы да, кызыклы да булды. Бүгенге очрашудан һәр гаилә канәгать калды. Аларның барысына да очрашу истәлеге итеп сертификатлар тапшырылды. Чараның мәгълүмати спонсорлары- "Саба таңнары" газетасы редакциясе, "Саба дулкыннары " ТРКсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International