Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Гаилә җылысы»проекты кысаларында Гаилә елына багышланган чара.

2024 елның 23 августы, җомга

23 нче август көнне «Яшьлек» яшьләр үзәге белгечләре,  Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү булекчәсе белгечләре белән берлектә,  Байлар Сабасының “Балалар иҗат узәгендә” гаилә елы уңаеннан, “Гаилә җылысы” проектын тормышка ашыру максатыннан, социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр өчен чара үткәрделәр. Әлеге чара кысаларында әти-әниләр белән психологик тренинг үткәрелде. Тренингта сүз гаилә кыйммәтләре турында барды. Шул вакытта балалар  “Пыяла мозайкасы” буенча мастер класста катнаштылар. Ахырдан гаиләләр белән “Бергә бәхетле” дип исемләнгән викторина үткәрелде. Бу чарада катнашкан  гаиләләргә  районыбызның “Ильвина” супермаркетына товар алыр өчен сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International