"Серле каләм иясе" әдәби сәгате

2024 елның 23 августы, җомга

18 августта Газинур Моратовка 65 яшь тулу уңаеннан Яңа Мичән авыл китапханәсендә яшьләр өчен"Серле каләм иясе" дигән әдәби сәгате үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. "Сүз гаме"китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары, журналларда басылган шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат-узган гасырның сиксәненче елларында шигъри мәйданга килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, моңлылык, романтизм ага. Ул-көрәшче шагыйрь: аның шигырьләре үткен акыллы, публицистик булуы белән аерылып тора.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шигырьләр укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International