ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

25 декабрьдә Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә «Кешелекнең иң танылган уйлап табулары» дигән темага мәгълүмати дәрес үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар Россиянең талантларга бай булуын белделәр, нәкъ менә Россия бөтен дөньяга бөек галимнәр биргән, аларның ачышларыннан башка без бүгенге тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз, нәкъ менә безнең ил — уйлап табучыларның Ватаны, алар Россия прогрессына гына түгел, ә бөтендөнья алгарышына да зур өлеш керттеләр.

Күп кенә уйлап табулар безгә эшне тизрәк һәм җиңелрәк башкарырга ярдәм итә, безнең куркынычсызлыкка хезмәт итә, безгә элек булдыра алмаганны эшләргә мөмкинлек бирә.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Корсабаш авылындагы чишмәне гражданнарның үзара салым акчасына төзекләндерү.

Тэги: ОКС

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:

2024 елның 25 декабре 22.00 сәгатьтән 26 декабрь 18.00 сәгатькә кадәр

метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.

26 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Түбән Шытсу, Тимершык, Урта Саба, Туктар һәм Төбәк авыл җирлекләрендә "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасы буенча "ПМК № 159" подряд оешмасы тарафыннан төзелгән торак йортлар кабул ителде.

Тэги: ОКС

Яңа Мичән авылында шәхси эшмәкәр үзенең бригадасы белән Мәлик чишмәсен яңартып корырга алындылар. Эшне башлап йөрүче Галимуллин Рөстәм Газимуллович. Игелекле, изге эшләрендә уңышлар телибез. Бүгенге көндә чишмә корылып бетте, түбәсе калай белән ябылды. Калган матурлау эшләре җир кардан арынгач эшләргә планлаштырылды.

 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр. Мәктәп территориясе көндез генә түгел, төнлә дә матур булып тора.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Мишә авыл җирлегендә яңа елга әзерлек.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Балаларыбыз өчен бәйрәм рухы һәм уңай эмоцияләр булдыру максатыннан, Югары Симет балалар бакчасы һәм Түбән Симет филиалы хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар көче белән кар фигуралары ясалды, бакча биләмәсе бизәлде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Яңа ел-без балачактан түземсезлек белән көтеп ала торган бәйрәм, могҗизаларга өметләнеп көтәбез, үз территорияләребезне бизибез , матурлыйбыз . Тимершык авыл җирлеге территориясендә эшләп килүче оешмаларда яңа ел бәйрәменә әзерлек максатында кар сыннары ясалды, чыршылар бизәлде.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.  Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп 5 йорт төзелеше дәвам итә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге окс

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International