ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Яңа ел могҗизаларга ышандыра торган бәйрәм. Балаларны гына түгел, һәркемне дә. Әнә шундый сихри бәйрәм ыгы-зыгысы белән истә кала да инде декабрь ахыры. Саба урамнары матур утлар белән бизәлде, матур кар сыннары барлыкка килә башлады. Финанс-бюджет палатасы бинасы каршында да ел символы Елан һәм әкият персонажлары пәйдә булдылар. Без исә, үз чиратыбызда, барлык райондашларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, һәр башлангычта уңышлар, тынычлык телибез.

Мишә авыл җирлегенең бильярд буенча финал ярышлары 21 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында узды. Инде берничә ел дәвамында бильярд уенын яратучылар бу уенда кем уңышка ирешкәнен ачыклый. Бильярд спортының бистәдә бик популяр булуы сөендерә, уенчылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, ярышларда зур дәрт белән очраша. Сентябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр уенчылар арасында киеренке көрәш бара иде. Бүгенге финал аеруча якты булды. Уен спорт буенча каты һәм мавыктыргыч булды. Турнирда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы үзе катнашты. Быел ул абсолют җиңүче һәм күчмә кубок иясе булды. Мактаулы икенче урынны Вәлиев Илназ алды, өченче урында Сафин Әхмәт. Барлык җиңүчеләр дә акчалата бүләкләр алды. Дүртенче урынны алган Әхтәмҗанов Илшат кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде. Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!! Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

24 декабрьдә Идел буе спорт университетында ел саен үткәрелә торган «Ел спортчысы 2024» республика премиясенә йомгак ясалды. Гадәттәгечә спорт вузының актлар залында спортчыларны һәм тренерларны, федерация һәм клуб җитәкчеләрен, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм спорт тармагының башка вәкилләрен хөрмәтләделәр.

Премияне Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов ачты:

« Бүген без юбилей, унынчы «Ел спортчысы» премиясен уздырабыз. 2024 ел бик якты һәм вакыйгаларга бай булды. Гыйнвар аеннан ук без актив рәвештә спорт көн тәртибенә кушылдык, чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабын, ә аннары киләчәк һәм БРИКС уеннарын үткәрдек. Сезнең ярдәмегездән башка безгә кыска вакыт эчендә шулкадәр күп спорт чараларын оештыру авыр булыр иде. Биредә булган һәр кешегә сезнең хезмәтегез, максатчанлыгыгыз һәм энтузиазмыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Чара дәвамында сәхнәдә концерт номерлары бүләкләүләр һәм рәхмәт сүзләре белән алмашынып торды. Бүләкләр «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар спорт клубы», «Татарстан Республикасының иң яхшы спорт мәктәбе», «ГТО», «Елның ачышы», «Ел рекордсмены», «Җиңү генераторы», «Спорт династияләре», «Ветераннар» һәм башка номинацияләрдә үз җиңүчеләрен тапты.

Җиңүчеләрнең тулы исемлеге сылтама буенча мөмкин.

Кичә ахырында төп бүләкләрне премиянең мактаулы кунагы-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин тапшырды.

«Владимир Александрович, мин Сезгә республика җитәкчелеге, рәис Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең барыгызга да шундый актив тормышыгыз, милләт сәламәтлеген саклауга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә».

🏆 30 меңнән 55 меңгә кадәр халкы булган муниципаль районнар арасында «Массакүләм физкультура-савыктыру эшен кую буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы» номинациясендә - Саба муниципаль районы. Башлыгы-Рәис Нургали Улы Миңнеханов.🏆

🏆Авыл муниципаль берәмлекләре арасында «ГТО алдынгысы» номинациясендә - Саба муниципаль районы. Башлыгы-Рәис Нургали Улы Миңнеханов. 🏆

Татарстан Республикасында Ел спортчылары булдылар:

Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы

Дмитрий Голубцов - ядрә белән ату буенча Кубок этапларының берничә тапкыр катнашучысы һәм призеры; «Безнең заман геройлары»СВО ветераннары өчен Россия Паралимпия комитетының төбәкара физкультура-спорт чарасы җиңүчесе.

Альбина Дәүләтшина-Россия, Европа һәм дөнья чемпионатларының күп тапкыр чемпионы һәм призеры; инвалидлар арасында шашка буенча Европаның көмеш призеры; чукраклар спорты буенча Татарстан Республикасы һәм Россия җыелма командасы әгъзасы.

Адель Кирилов-23 яшькә кадәргеләр арасында фехтование буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры (шпага); 23 яшькә кадәргеләр арасында фехтование буенча Россия Беренчелегенең бронза призеры (рапира) 2023; коляскаларда фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзасы.

Олимпия уеннарына карамаган спорт төрләре буенча Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы

Динә Гыйззәтуллина-VI Брикс уеннары җиңүчесе, бөтендөнья күчмә уеннары җиңүчесе, 4 тапкыр дөнья чемпионы, 3 тапкыр Россия чемпионы.

Радик Сәлахов-VI Брикс уеннары җиңүчесе, 3 тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Россия чемпионы, Бөтендөнья күчмә уеннары җиңүчесе.

Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы

Екатерина Кошкина-V җәйге яшьләр спартакиадасы җиңүчесе, җәйге спорт төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы җиңүчесе, Россия чемпионатының көмеш призеры, VI Брикс уеннары җиңүчесе, Россия чемпионы, 24 яшькә кадәр Россия беренчелеге җиңүчесе, 23 яшькә кадәр Европа беренчелеге көмеш призеры.

Нияз Билалов – VI Брикс уеннары җиңүчесе, ике тапкыр Европа Кубогы җиңүчесе, Европа беренчелеге җиңүчесе, ике тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Гранд Шлем алтын турниры иясе, Халыкара дзюдо федерациясенең «Бөтендөнья дзюдо туры» сериясеннән Мексика «Гран при» турниры җиңүчесе.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы территориясендә Яңа ел күренеше. Быел да кардан төрле әкият персонажлары фигураларын зур кызыксыну белән ясадылар. Кар фигуралары елдан-ел кабатланмый. Төрле урман җәнлекләре бизәлгән чыршылар арасында үз урыннарын алдылар. Биредә Кыш бабай белән Кар кызы,  төрле  мультфильм геройлары бар. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация

Мишә авыл җирлеге башлыгы районның "Чәчәкле Саба" конкурсында актив катнашучыларны котлады.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

20 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Мишә авыл җирлеге, Сабабаш авылы белән берлектә «Чыршыкайда кунакта» Лесхозда чыршы ачу тантанасын оештырдылар. Чара алып баручыларны сәламләүдән һәм Хоттабыч, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызы, Аждаһа һәм елан кебек әкият геройлары катнашында куелыштан башланды. Алга таба бистәнең һәр оешмасы халык һәм кунаклар өчен күңелле һәм кызыклы уеннар үткәрде. Уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Барлык кунакларны кайнар чәй, пылау, коймак белән сыйладылар. Көннәр салкын булуга карамастан, бәйрәм күтәренке кәеф белән үтте, барысы да рәхәтләнеп күңел ачты. Яңа ел алдыннан барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете, муллык һәм иминлек телисе килә! Кышкы матур бәйрәмнәр тынычлык китерсен.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

Хөрмәтле район оешмалары/предприятиеләре/учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, актив яшәүчеләр. Биналарны һәм территорияләрне Яңа ел бизәлеше буенча район конкурсында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Сезнең хезмәтегез комиссияләр тарафыннан бәяләнде һәм призлы урыннар билгеләнде:

Иске Икшермә авыл җирлегендә хоккей мәйданчыгында боз катыру эшләре алып барыла

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

23нче декабрь көнне, Сабада, халыкара волонтерлар көне уңаеннан, яшь һәм көмеш волонтерларны тантаналы тәбрикләү чарасы үзды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International