23нче декабрь көнне, Сабада, халыкара волонтерлар көне уңаеннан, яшь һәм көмеш волонтерларны тантаналы тәбрикләү чарасы үзды.

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

23нче декабрь көнне, Сабада, халыкара волонтерлар көне уңаеннан, яшь һәм көмеш волонтерларны тантаналы тәбрикләү чарасы үзды. Бүгенге көндә районыбыз волонтерлары патриотик, экологик, иҗтимагый, мәдәни чараларда катнашып волонтерлык эше алып баралар. 

Чараның беренче өлешендә, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, районыбызда волонтерлык үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән, иң актив волонтерлар, мәктәпләр һәм  отряд җитәкчеләре билгеләп үтелде. 

Мәктәпләргә “Иң яхшы волонтерлар мәктәбе” исеме, отряд җитәкчесенә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе исеменнән, волонтерларга “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада республикабызның  “Добрый Татарстан” мәгьлүмати ресурс үзәге директор урынбасары Ганиева Гүзәл  Рафиковна, район яшләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы, добро.центр “Добрые Сабы” ягьни “Игелекле Саба” игелек үзәге җитәкчесе Дәүләтшина Венера Наил кызы катнаштылар.

Тәбрикләү чарасының икенче өлешендә, бүгенге көндә махсус хәрби операцияда булучыларга ярдәм күрсәткән, кипкән ашлар әзерләгән, яшеренү ятьмәләре үргән, шәмнәр ясаган, киемнәр теккән, оекбашлар бәйләгән көмеш волонтерлар хөрмәтләнде. 

Аларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Рахимьян кызы Вәлиева котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International